Кетчуп рецепты — 20 июля 2026 г. в 09:00:08.481
Кетчуп рецепты Кирәк булачак: Помидор-2,5 кг Суган −250 гр Яшел алма-250 гр Сарымсак-4,5 тырнак Барысын бергә мясорубка аша үткәрәбез һәм кайнатырга куябыз Шуңа салабыз: 250 гр шикәр комы 1 аш калагы тоз 1,5 аш калагы төелгән кара борыч (зәһәре булса шушы җитә, 2 не дә салырга була) шуны 2 сәгать кайнатабыз Шушында ук 1 аш калагы 9 процентлы уксус салып, болгатып стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куябыз. Чыгышы 4 ярты литрлы банка булачак. Мәрьям Миңнегулова

