Бүген балтачлылар Беслан шәһәрендә һәлак булган укучыларны искә алды. — 3 сентября 2026 г. в 17:23:32.738
Бүген балтачлылар Беслан шәһәрендә һәлак булган укучыларны искә алды. Исегезгә төшерәбез, 2004 елда Беслан 1нче мәктәбен террорчылар яулап алгач, 1,2 мең кеше тоткынлыкта калды. Тоткынлык вакытында һәм аларны азат иткәндә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186 сы балалар. Тоткынлыкта булган 126 кеше инвалид булып калган. Аларның 70е балалар. Акция вакытында балтачлылар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды. Һәлак булган 186 бала истәлегенә 186 шәм кабынды.

