Балтачта иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды — 3 сентября 2026 г. в 07:15:38.498
Балтачта иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды 18–20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Сайлар алдыннан Балтач үзәк китапханә бинасында иҗтимагый күзәтчеләр өчен укулар узды. Чара барышында спикерлар Россиянең Юристлар Ассоциациясе әгъзасы Дамир Зыятдинов, РТның Иҗтимагый палата әгъзасы Алексей Киселев иҗтимагый күзәтчеләргә бирелгән хокуклар турында тәфсилләп аңлаттылар. Спикерлар сайлаулар барышында төп максат процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм һәр сайлаучының мәнфәгатьләрен яклау, дип ассызыклады. Укулар барышында тавыш бирүнең барлык этаплары җентекләп тикшерелде: участокны әзерләүдән алып тавышларны санауга кадәр, күзәтүченең хокуклары һәм бурычлары, конфликтлы хәлләрне хәл итү мәсьәләсе һәм башкалар каралды. Шулай ук иҗтимагый күзәтүчеләр сайлау законнары нигезләре, тавыш бирү барышын нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле гамәли биремнәр һәм күнекмәләр белән таныштылар.

