Балтач үзәк хастаханәсе ветераннары сәяхәттә булып кайтты — 2 сентября 2026 г. в 17:30:01.844
Балтач үзәк хастаханәсе ветераннары сәяхәттә булып кайтты Балтач районы үзәк хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран медицина хезмәткәрләре, узган атнада, Йошкар-Ола шәһәренең яңартылган тарихи һәм заманча урыннары буйлап экскурсиядә булып кайттылар. Алар шәһәрнең бай тарихын һәм мәдәни мирасы белән таныштылар, яңартылган архитектурасы һәм яңа мәдәни объектлары белән сокландылар. Бу сәяхәт — ветераннарның хезмәтен хөрмәтләү генә түгел, ә аларга җан җылысы, күңел күтәренкелеге һәм яңа тәэсирләр бүләк итү булды. Ветераннар киләчәктә дә мондый очрашулар дәвам итәр дип ышаныч белдерделәр.

