Лилия Әскаровадан алма рулеты рецепты — 2 сентября 2026 г. в 09:00:06.751
Лилия Әскаровадан алма рулеты рецепты 4 йомырканы 150 гр шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз, 200 гр онга 1 пачка разрыхлитель кушып болгатабыз да, йомыркалы катнашмага кушып, тагын яхшылап болгатабыз. Камыр кибет каймагы куелыгында булырга тиеш. 7-8 уртача алманы эре угычтан уабыз, мин кабыгыннан чистартмадым, шулай да тәмле. Алмаларны угач, лимон согы сыгабыз, бераз шикәр комы (анысы да сезнең теләк белән), мин корица да сиптем бераз. Духовканың зур табасына селиконизированный пергамент җәябез, бераз майлап алсак та ярый. Аннары угычтан уган алманы җәябез. Өстенә сыек камырны агызабыз. Алдан җылытылган духовкада 180 гр 20 минут тирәсе пешерәбез. Пешеп чыккач, табадагы камырны астан өскә әйләндерергә кирәк (мин такта ярдәмендә әйләндердем). Алмалы ягы өстә калырга тиеш. Кайнар килеш рулет итеп тыгызлап төрәбез һәм шикәр пудрасы сибәбез.

