Балтач гимназиясенә быел 47 бала укырга керде, барлыгы 572 бала белем ала. — 1 сентября 2026 г. в 11:15:02.439
Балтач гимназиясенә быел 47 бала укырга керде, барлыгы 572 бала белем ала. Тантана бик матур узды, гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин балаларга, әти-әниләргә изге теләкләрен җиткерде, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин яңа уку елы белән котлады, "Ислам нуры" мәчете имамы Рамил хәзрәт тә укуның мөһимлеген аңлатып, беренче сыйныф укучыларын бүләкләде. Гимназия бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәниләргә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның да, елдагыча башка бүләкләр дә тапшырылды. Беренчеләр чыгышлары белән куандырды, бик үткен, сәләтле быелгы беренчеләр, исән-сау белем дөньясына үтеп керергә язсын аларга! Гомумән, барлык укучыларга да уңышлар телибез, гимназия балалары укуда гына түгел, хезмәттә дә сынатмыйлар, җәй буе хезмәт урыннарында эшләгән балаларны да бүләкләде Айгиз әфәнде. Спортта уңыш казанган укучыларын гимназиянең фидакарь укытучысы Рәлиф Әскаров хөрмәтләде. "Струна" да җәй буе тик ятмады, әлеге музыкаль төркем госпитальгә, "Романтик" лагерына барып, Республика көнендә концертлар куйды, шуның өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Яңа уку елы башлануын белдереп, кыңгырау чыңлады. Хәерле сәгатьтә булсын! Балаларыбызга яхшы укырга язсын, ил-көннәребезгә тынычлык иңсен!

