Балтачта «Автобабай-2026» район конкурсы узачак. — 30 сентября 2026 г. в 05:00:13.348
Балтачта «Автобабай-2026» район конкурсы узачак. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 7 октябрь көнне «Автобабай-2026» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә. Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. 7 октябрь көнне катнашучыларны үз машиналары белән булуы шарт. Конкурска 7 октябрь көнне сәгать 9.00да ДОСААФка көтеп калабыз. Лилия Һадиева «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе