25 нче сентябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында традицион рәвештә Халыкара т...
25 нче сентябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында традицион рәвештә Халыкара тынычлык көненә багышлап узучы "Салют" бәйгесе үтте. Әлеге бәйгенең дистә елдан артык тарихы бар. Быел да ул "Факел" клубы сәхнәсенә талантлы яшүсмерләрне туплады. Бәйгедә 27 номер катнашты, кантнашучылар үзләрен җыр, бию, музыка уен коралында уйнау, нәфис сүз башкару, экстремизм һәм терроризмга каршы видеоязмалар ясау юнәлештәрендә сынап карады. "Салют" бәйгесендә катнашкан бер генә катнашучы да игътибардан читтә калмады, һәркайсы бүләкләргә ия булды.