Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалы тулай торагында яшәүче балалар өчен Норм... — 19 сентября 2026 г. в 06:00:13.917
Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалы тулай торагында яшәүче балалар өчен Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге бал» оештырды. Кичә бик күңелле узды: кызыклы конкурслар, дәртле биюләр, матур җырлар яңгырады. Чара дискотека белән тәмамланып, балаларның кәефен күтәрде һәм күңелле ял итү мөмкинлеге бирде.Чараны оештыручыларга, инициаторларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.