Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак. — 30 сентября 2026 г. в 13:00:08.321
Районыбызда өлкәннәр декадасы кысаларында көзге ярминкә узачак. 3 октябрь – шимбә көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру күздә тотыла. Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Игътибар! Балтач бистәсендә узучы ярминкәнең урыны үзгәрде. Сатып алучыларны «Пәнҗешәмбе базары» урынына, элеккеге икмәк комбинаты ишегалдына чакырабыз. Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башланып китәчәк!