Игьтибар, юл билгеләре куелды! — 3 октября 2026 г. в 05:29:22.968
Игьтибар, юл билгеләре куелды! Районыбыз үзәгендә җиңел машиналар хәрәкәте даими артып бара. Күп очракларда, машиналар белән урамнарның төрле җирләрендә туктау, аларны калдырып китү даими кабатланып тора. Бу үз чиратында юл хәрәкәтен куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кыенлык тудыра. Район прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов мондый кимчелекләрне бетерүне таләп итеп куя. Аның күрсәтмәсе нигезендә бистәнең Киров урамыннан Ленин урамына хәрәкәт иткәндә кисешкән юл чатының уң ягында, шулай ук район хәрби комиссариаты каршында “туктау тыела” юл билгеләре куелды. Хәзер инде бу билгеләргә ияләнергә, аларны санга сугарга кирәк булачак. Шулай ук бистәнең үзәгендә урнашкан “Чижик” кибете каршында кисәтү билгеләре булса да, тиешсез урында туктау фактлары еш күренә. Моңа да игътибар ителер, дип уйлыйбыз.