Районыбызда 2026 елгы ат чабышлары сезоны рәсми рәвештә ябылды.
Районыбызда 2026 елгы ат чабышлары сезоны рәсми рәвештә ябылды. Узышлар тәмам, җиңүчеләр билгеле! Төрле дистанцияләрдә җиңү яулаучы җайдакларны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләп узды. Спорт чарасы Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елына, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, һәм экстракласслы ат үрчетүче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовның якты истәлегенә хөрмәт билгесе буларак та үткәрелде.