Балтачлылар Малмыж балалар сәнгать мәктәбендә юбилей кичәсендә катнашты.
Балтачлылар Малмыж балалар сәнгать мәктәбендә юбилей кичәсендә катнашты. Киров өлкәсенең Малмыж балалар сәнгать мәктәбендә юбилей кичәсе узды. Биредә сәламләү сүзе һәм котлау сүзләре белән Балтач сәнгать мәктәбе директоры Кадырова Миләүшә Нәфыйковна чыгыш ясады. Бәйрәм сәхнәсендә Фидаил Мостафин җитәкчелегендәге «Инеш» инструменталь гармунчылар ансамбле дә чыгыш ясады. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.