Бүген пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм!
Бүген пешекчеләр көне – матур бәйрәм, тәмле бәйрәм! Әлеге дата 2004 елда Дөньякүләм кулинарлар берләшмәсе тәкъдиме белән теркәлә. Миллионлаган пешекче-кулинарлар бүгенге көндә бар халыкны рәхәтләнеп тәмле ризыклар белән сыйлый. Пешекче һөнәре – мәңгелек һөнәр ул, бик борынгы да әле. Тарихта тәүге рецептлар Вавилонда, Борынгы Египтта һәм Кытайда барлыкка килгән дип язылган. Кайберсе кәгазь битләрендә безнең көннәргә дә килеп җиткән, теләге булганнар бүген дә фараон яки император ашаган ризыкларны пешереп, татып карый ала. Мул тормышның кадерен белеп, исән-сау булып, елларга иминлек теләп бәйрәм итәргә язсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле пешекчелә