Айгөл Таҗиевадан маринадлаган кәбестә рецепты.
Айгөл Таҗиевадан маринадлаган кәбестә рецепты. Кирәк булачак: кәбестә, 1-2 шт кишер, 1 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан уксус, 1 стакан сыекмай. Мин 1,5 литрлы банкада эшләдем, маринадны бер литр суга ясадым. Кәбестәне нечкә итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан чыгарабыз да, барысын бергә болгатабыз. Маринад әзерлибез: барлык ингредиентларны суга салабыз һәм шикәр комы эреп беткәнче утка куябыз. Кәбестә-кишер катнашмасын банкага тутырабыз, аннары сыекмайны, аның артыннан маринадна салабыз. Банканы капкач белән ябабыз һәм башта 4-5 сәгать салкынча урында тотабыз, аннан соң суыткычка куябыз.