«Китапханә — белем дөньясына юл»
«Китапханә — белем дөньясына юл» Китап — белем ачкычы, ә китапханәче — шул белем дөньясына юл күрсәтүче! Бүген һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм! Китапханә — акыл һәм рухи байлык хәзинәсе. Һәр китап үз эченә яңа дөнья, кызыклы тарихлар һәм тирән мәгънә яшерә. Ә китапханәче укучыларны шул дөнья белән таныштыра, китапны яратырга, белемгә омтылырга өйрәтә. Китап укыган кеше беркайчан да рухи ярлылыкта булмый. Китапханәче — китаплар дөньясының юл күрсәтүчесе. Һәр китап — яңа ачыш, һәр бит — яңа мөмкинлек. Бүген безне берләштергән уртак кыйммәт — китапка булган мәхәббәт. Китап кешенең күңелен баета, фикерләү сәләтен үстерә, яңа мөмкинлекләр ача. Ә безнең бурычыбыз — китапның кадерен белү, аны укучыларга яраттыру һәм белемгә юл күрсәтү. Зөлфидә Тләкова, Нөнәгәр мәктәбе китапханәчесе