Балтачта «Күренеп тор!» акциясе узды
Балтачта «Күренеп тор!» акциясе узды Караңгыда киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыруга җәлеп итү максатыннан Балтачның 5 номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән «Күренеп тор!» акциясе үткәрелде. Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген искә төшереп мөрәҗәгать иттеләр, аларга тематик белешмәләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырдылар. Акция барышында балалар чираттагы тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.