Лилия Әскаровадан кабактан сок рецепты
Лилия Әскаровадан кабактан сок рецепты Кабак согына мин бераз алма, өрек җимеше кушам. 7 кг чистартып туралган кабакны, 8 штук апельсинны иттарткычтан чыгарып, 15 литр суда кабак йомшарганчы пешерәбез. Аннан дуршлаг аша изеп сөзәбез дә, кабат 1,5 кг шикәр комык, ике аш кашыгы өеп лимон кислотасы салып кайнатабыз да, стерильле банкаларга ябабыз. Икегә бүлеп ясасаң җиңелрәк була.
503 просмотров