Айгөл Таҗиевадан самса рецепты.
Айгөл Таҗиевадан самса рецепты. Камыр өчен: 510 г он, 0,5 чәй кашыгы тоз, 300 мл су, 70 г атланмай. Эчлек: ит/фарш 400 г, бәрәңге салсагыз да була, 1 шт суган, 0,5 чәй кашыгы тоз, борыч. Барлык ингредиентларны бергә болгатабыз, токмачка баскан кебек каты камыр басабыз. 2 өлешкә бүлеп, һәр катламны эретелгән атланмай белән майлыйбыз, камырның 2 нче катламын салабыз һәм шулай ук май белән майлыйбыз. Рулет итеп төрәбез; кисәкләргә бүләбез һәм суыткычка якынча 1 сәгать җибәрәбез. Камыр әзер булгач, самсаларны ясап, өстен атланмай белән майлыйбыз һәм өстенә кунжут сибәбез. Самсаны алдан җылытылган мичтә 180-200 градуста якынча 30 минут пешерәбез.