🌼 28 май көнне Балтач бистәсендә Әрәпә – Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. — 22 мая 2026 г. в 08:46:24.170
🌼 28 май көнне Балтач бистәсендә Әрәпә – Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. 🎶Әрәпә – халкыбызның гасырлар аша сакланып калган матур бәйрәме – Сабантуйга чакыру, төп хәзерлек булып тора. Йоланың төп яме – бизәлгән атлар, милли киемнәр кигән егет-кызлар, дәртле көйләре белән сөлге җыю чарасына күркәмлек өстәүче гармунчылар. 🎭Чарада катнашучылар, елдагыча, 17.00 сәгатьтә район мәдәният үзәге яныннан юлга кузгалачак. ✨Хөрмәтле райондашлар, бистәбез халкы! Миллилегебезнең асылын ачып бирүче йолага хөрмәт белән карыйк, яшь буынга үрнәк булыйк! Сабан чәчүе тәмамлануны белдереп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен данлаучы Сабантуйларына хәзерлектә һәрберебез актив катнашыйк! Сабантуйны оештыру комиссиясе

