Ничек дөрес яшәргә? — 2 июня 2026 г. в 09:41:58.505
Ничек дөрес яшәргә? Дөрес яшәдемме бу дөньяда? Белмим инде белмим, аңламыйм. Дөрес яшәүнең рецепты нинди? Эзләп -эзлим, ләкин таба алмыйм. Бик тырышып укып йөргән булдым, Кызыл диплом да бар кулымда. Эшемне дә җиренә җиткердем, Үрнәк булдым кызым, улыма. Әти-әнине дә хөрмәт иттем, Ярдәм иттем, ихлас яраттым. Туганнарыма да терәк булдым, Алар өчен һаман җан аттым. Балаларым өчен янып көйдем, Бер суларга төштем, бер утка. Дөнья булгач, төрле чаклар булды, Борчулар да булды, шатлык та. Пенсиягә чыккач та, эш бетми, Чебиедер, казы, бакчасы. Тырышып йөргән буласың һаман Булыр диеп бераз акчасы. Ирсез калганга да ничә еллар, Ялгызлыкка булмый өйрәнеп. Тормыш йөген тартып барасы бар Бар кешене җайлап, көйләнеп. Оныклар да йөрәк түрләрендә, Килә ярдәм итеп каласы. Күңелләрен күреп калыйм димен, Алар бит баламның баласы. Үзем өчен яшәдемме соң мин? Яшем җитте инде җитмешкә. Кадер-хөрмәт күрү ничек була? Аңламыйм шул яшькә җитеп тә. Үз-үзеңне сөю ничек була? Аңлатыгыз сез мин җүләргә. Өйрәтегез сез дөрес яшәргә Кергәнче дим салкын гүрләргә. Гәүһәрия Газизова. Январь, 2026 ел.

