Башланды бу ыгы-зыгылы, — 1 сентября 2026 г. в 05:36:15.755
Башланды бу ыгы-зыгылы, Ут йоткан мәшәкать вакытлар Кемнәрдер борчулы, берәүләр Көтәдер бары тик шатлыклар. Башланды, әтиләр-әниләр Әйтерсең чыкканнар чабышка Беренче сентябрь мәктәпкә, Әзерлән, кешедән калышма. Башланды. Карандаш, дәфтәрләр, Китаплар, һәммәсе бик кирәк Укырга, язарга, белергә Бар микән, зур микән чын теләк? Нишлисең, кем көлә, кем елый, Сабыйлар тавышы яңгырый Мәктәпкә, мәктәпкә, укырга! Башланды, һай, рәхмәт яугыры! Мирһади Разов

