Хөрмәтле китап сөюче дуслар! — 14 мая 2026 г. в 08:50:05.067
Хөрмәтле китап сөюче дуслар! Г.Тукай турында яңа мәгълүмат туплыйсыгыз килсә, китапханәгә рәхим итегез! Татар халкының, милләтнең бөек һәм легендлар Тукае булган кебек, һәр татар кешесенең дә, бигрәк тә әдибенең, үз күңел Тукае бар. Шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан әзерләнгән бу тупланмада язучы, әдәбиятчы Г.Гыйлҗманов моңа кадәр мәгълүм булган, шулай ук кайбер яңа материаллар, истәлекләр нигезендә Тукайга үз мөнәсәбәтен белдерә, аның тормышы, иҗаты, шәхесе хакында җыйнак кына әдәби-публицистик парчалар тәкъдим итә. Һәрберсе бер хикмәт, сер яисә үзенчәлекле версия буларак каралырга хаклы популяр язмалар укучы күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

