Баулыларга – баллы торт рецепты — 22 июля 2026 г. в 17:22:19.129
Баулыларга – баллы торт рецепты Җайлы гына пешерелә торган баллы торт рецепты тәкъдим итәбез. Камырга: 2 йомырка 100 грамм ак май 150 грамм шикәр комы 3 аш кашыгы бал 1 чәй калагы сода 3 стакан он Кремга: 1 литр кибет каймагы 1 стакан шикәр пудрасы яки 8 аш кашыгы куертылган сөт Эш барышы: Кечкенә кастрюльгә шикәр комы, бал һәм ак май салып, сүрән утка куябыз һәм яхшылап болгатабыз. Шикәр комы белән май эреп беткәч, чәй содасы кушабыз һәм, болгатып, тагын бераз утта тотабыз. Көеп китмәсен өчен, бертуктаусыз болгатып торабыз. Ул алтынсу төскә керә башлагач, уттан алабыз. Бераз суынгач, йомырка өстәп болгатабыз, он кушып, йомшак камыр басабыз. 5-6 кисәккә бүлеп, 3-4 миллиметр калынлыкта җәябез. Тигез пешсен өчен, чәнечке белән тишкәлибез. Духовкада йөзе килгәнче пешереп алабыз. Һәр камырны сөлге белән каплап торабыз. Кремы да бик җайлы: кибет каймагына шикәр пудрасы яки куертылган сөт салып болгатасы. Бер коржикны берничә кисәккә ваклап, уклау белән ваклыйбыз. Аны тортның кырларына һәм өстенә сибәбез. Тортны һәркем үзе теләгәнчә бизи ала. Тәмле булсын! Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

