Баулы районы ветеранына 90 яшь тулган — 28 июля 2026 г. в 08:37:33.516
Баулы районы ветеранына 90 яшь тулган Исергәп авылында яшәүче Рәис Хәбиров 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үткән. Күркәм бәйрәме белән аны балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары гына түгел, авыл җирлеге вәкилләре дә котлаган. Рәис Миңнулла улы 1936 елның 27 июлендә Исергәп авылында дөньяга килгән һәм гомере буе туган җиренә, изге хезмәткә тугры калган. Тракторчы да, терлекче дә, көтүче дә булып хезмәт куйган юбилярның гомуми эш стажы 44 елдан артып китә. Ул алтын куллы балта остасы да булып танылган. Юбиляр тормыш иптәше Вәсилә Зөфәр кызы белән 64 ел пар канат булып, бер-берсен аңлап һәм хөрмәт итеп тату гомер кичергәннәр. Өч бала үстереп, аларга төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Кызганычка каршы, моннан өч ел элек Рәис абыйның гомерлек юлдашы Вәсилә апа вафат булган. Бүгенге көндә юбиляр берүзе яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Чөнки балалары һәрвакыт янәшәдә: даими рәвештә хәлен белеп торалар, кадерлиләр, ярдәм итеп, ашарына әзерлиләр. Балаларының барысы да гаиләле. Кызы Энҗе белән улы Фирдәвес Баулы шәһәрендә яши, улы Флорис туган авылы Исергәптә төпләнгән. Юбилярның 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Олы бәйрәм уңаеннан, алар барысы да җылы котлауларын җиткерергә төп нигезгә җыелганнар. Рәис абыйны гомер бәйрәме белән Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева да котлаганнар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырганнар. Фото: Сөмбел Муллагалиева архивы

