Никахка каз бизәү — 4 сентября 2026 г. в 15:16:24.221
Никахка каз бизәү “Баулы- информ” редакциясе #ТәмлеБаулы дип исемләнгән татарча проект башлый. Аның кысаларында районыбызның иң уңган, оста һәм “тәмле” куллы хуҗабикәләренең аш-суга булган осталыкларын күрсәтәбез. Проектның беренче чыгарылышында аш-су остасы Айгөл Латыпова никах мәҗлесенә парлы каз бизәп күрсәтте. Соңгы вакытта казларны төрле ысуллар белән пешереп әзерләү киң таралды. Ә аларны бизәү һәр кешенең фантазиясенә, теләгенә бәйле. Ел фасылына туры китереп бизәгән казлар аеруча матур була. Яшелчәләрнең ачык төсләрен сайлау мөһим, моннан тыш алар файдалы да. Каклаган казлар бер төрле әзерләнсә, туңган казларны әзерләү һәм бизәү шулай ук вакыт, тырышлык һәм осталык таләп итә. #ВкусныеБавлы #ТәмлеБаулы #Баулыинформ #Славатруду #Татмедиа

