Баулы районында өлкәннәрне зурлыйлар — 30 сентября 2026 г. в 12:15:38.702
Баулы районында өлкәннәрне зурлыйлар Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Игелекле эшләрдән Томбарлы җирлеге дә читтә калмый. Татар Томбарлысы мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Әбиләр чуагы” дип исемләнгән бик матур чара үткәргәннәр. Өлкәннәрне Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева һәм җирле ветераннар советы рәисе Энҗе Миҗнуллина котлаган. Томбарлы җирлегендә, традициягә кергәнчә, өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре тарату да оештырылган. Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең өйләренә барып, аларны Өлкәннәр көне белән котлаганнар, аларга азык-төлек пакетлары тапшырганнар. “Бу инициатива өлкән буын вәкилләренә игътибар һәм кайгыртучанлык билгесе булды. Бюджет оешмаларыннан, читтән кайтканнарга күчтәнәчләрне авыл җирлеге башкарма комитеты ясады, “Берлек” җәмгыяте хуҗалыктан пенсиягә киткәннәргә әзерләде. Барлыгы 75 кешегә тарату каралган”, – дип хәбәр итте Томбарлы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. Җирлектә бәйрәм чаралары моның белән генә тәмамланмый, өлкәннәргә тагын бер бүләк әзерләнгән. “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Иилнур Хаҗиев инициативасы белән, барлык авыл халкы һәм кунаклары өчен зур бәйрәм оештырыла. 3 октябрь көнне 18 сәгатьтә Татар Томбарлысы мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Закир Шаһбан һәм аның тормыш иптәше Гөлүсә Шаһбан концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Керү – бушка. Фото: Томбарлы җирлеге архивы