Чәйгә кош теле пешерәбезме?
Чәйгә кош теле пешерәбезме? Ял көннәре гаиләңне, кунакка килгән якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәлгә тәмле ризык алырга өлгермәгәнсез икән, аны тиз генә пешереп тә була. Ул- кош теле. Кош теле пешерү өчен биш йомырка алабыз, аны туглыйбыз, бераз гына сөт салабыз, калак очында гына тоз өстибез. Кулга ябышмаслык, ләкин бик каты итмичә генә камыр басабыз. Камырны бераз "ял иттереп" юка гына итеп уклау ярдәмендә җәябез. Махсус пычак белән формалар ясап кисәбез һәм майга салып йөздереп кенә пешерәбез. Пешкән кош телен шикәр һәм бал кушып ясалган ширбәт белән баллыйбыз яки шикәр пудрасы сибәбез. Тәмле дә, бәйрәмчә булган ризык әзер. Фото: Индира Сәйфуллина