Токмач бәйрәме берләштерде
Токмач бәйрәме берләштерде Татар халкының токмачлы аш пешерү традициясен саклау максатыннан, бишенче ел рәттән Кызылъяр мәдәният йортында “Токмач-баттл” гастрономия фестивале үткәрелә. Быелгы бәйрәмдә “Нечкә билләр” (Татар Кандызы), “Уба кызлары” (Уба), “Мастерицы” (Александровка), “Красотки” (Васькино-Туйралы), “Тыкмась но укмась” командалары (Покров-Урыстамак) катнашты. Команда белән таныштыру, камыр басу һәм җәю, токмач кисү һәм кунак табыны әзерләү этаплары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Быелгы фестивальдә җиңүчеләр билгеләнмәде, чөнки һәр команда токмач әзерләүдә үз милләтенең үзенчәлеген ачып бирде. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. #ТәмлеБаулы #ВкусныеБавлы #БаулыИнформ #Татмедиа