Перейти к содержимому
Максиметер

Баулылар, азанга җавап бирегез

Баулылар, азанга җавап бирегез Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов вәгазеннән: “Азан яңгыраганда күпләр үзенең эшен туктатмый гына дәвам итә, кычкырып сөйләшә яисә телефоннан нидер өзлексез карый. Әмма Пәйгамбәребез безгә зур савапка илтүче гамәлне өйрәтте – азан сүзләрен кабатлау”. Пәйгамбәребез әйткән: “Мөәзинне ишеткәндә, аның әйткән сүзләрен кабатлагыз”. Азан – ул намаз вакыты җитүен хәбәр итү генә түгел, ә Аллаһның үзенә чакыруы. Шуңа күрә, азан ишеткәндә туктап, игътибар белән тыңлау һәм сүзләрен кабатлау – мөэминнең әдәбе. Кем белә, бәлки нәкъ менә бер ихлас җавап бирелгән азан күңелгә тынычлык, тормышка бәрәкәт һәм Аллаһы Тәгаләнең  рәхмәтенә сәбәп булыр. Фото: Индира Сәйфуллина

329 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

644 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.