Салих авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Санафраз Насыйр кызы Насыйбуллина...
Салих авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Санафраз Насыйр кызы Насыйбуллинага 101яшь. Нурлы йөзле йөзьяшәр әби Халыкара өлкәннәр көне белән Санафраз Насыйбуллинаны район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, китапханәче Ләйсәнә Таһирова да котлады, бүләкләр тапшырдылар. Санафраз әби Шалты авылында 12 балалы гаиләдә туган. Бөек Ватан сугышы вакытында тракторчы булып эшләгән, "Баулы" совхозыннан лаеклы ялга чыккан, гомуми хезмәт стажы – 32 елга якын. Санафраз Насыйр кызы Салих авылы егете Мөнир Насыйбуллин белән гаилә корып, дүрт кызга гомер биргәннәр, олы тормыш юлына озатканнар. 61 елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәше вафат, Санафраз әбине кызлары һәм кияүләре, кайгыртып яшиләр. Санафраз әби бик бай – 9 оныгы, 13 оныкчыгы, 3 оныгының оныгы бар. Санафраз әбинең күркәм зиһене яхшы хәтере. Озын гомерле булу серен ул гел хәрәкәттә булуында күрә. Кызлары һәм кияүләренең яхшы тәрбиясе, режим белән генә туклануы да 101 яшькә җитүенә сәбәпчедер.