Саматов Наил Самат улы 10.10.1931.Бавлы районы Хансуэр авылында туа. Ул Хезмэт Хэм Тыл ...
Саматов Наил Самат улы 10.10.1931.Бавлы районы Хансуэр авылында туа. Ул Хезмэт Хэм Тыл Ветераны. Сугыш башланганда мина 10яшь иде дип сойли Наил абый. Этине сугышка алдылар 1943 елда ул хэбэрсез югалды. Без балалар Боек Жинуне якынайтыр очен энилэр белэн бер тигез эшлэдек. Мин 7 класс бетердем. Сугыштан сон Донбасс шэхэрендэ ФЗУ да булдым. Кайткач колхозда эшлэдем. 1951 елда Армия сафларына алындым. Мурманск шэхэрендэ 4 ел Хезмэт иттем. Армиядэн кайткач Туган авылымда эшлэдем. 1957 елда курше авыл кызы белэн тормыш корып жибэрдек. 3 кыз 1 ул тэрбиялэп устердек. Хэзерге кондэ 5 онык 12 оныкчыкка яраткан бабай. Тормыш иптэшем белэн 50 ел бэхетле тормышта яшэдек. Анын бакыйлыкка кучкэненэ дэ быел 20 ел булды. Тормыш дэверендэ куп жирлэрдэ эшлэдем. Кайда гына эшлэсэм дэ эшемне. яратып башкардым. Мэктэптэ завхоз булып колхозда заправкада, склад модире булып эшлэдем. Куп еллар фермада терлекчелектэ хезмэт иттем. 1991 елда лаеклы ялга чыктым. Ялга чыккач та 9 ел эшлэп 69 яшемдэ эштэн туктадым. Бугенге кондэ балаларымнын кадер хормэтендэ булганына шокер итеп, рэхмэтле булып яшим. Юбилей белэн Россия президенты Владимир Владимирович Путин исеменнэн Татарстан Рэисе Рустам Нургалиевич Миннеханов исеменнэн Баулы муниципаль район башлыгы Гузаиров Ильяс Исмагилович исеменнән Салих авыл жирлеге башлыгы Илнур Наил улы Хайруллин котлады.