кулыңа бер эш. Гел җылыдалар, безнең кебек картайгач, сызлап интектермәсләр. — 23 июля 2026 г. в 04:45:52.792
кулыңа бер эш. Гел җылыдалар, безнең кебек картайгач, сызлап интектермәсләр. Тәмле телле доктор да сүз эзләп күршегә кермәсә дә, артыгын ычкындырмый. Берәр хикәямнең герое булып китәсенә шиге юк. -Апа, сезнең алда, уйламый сөйләргә дә куркыта. Гәзиткә бастырасыз да чыгарасыз, - дигән була, нәзек сары мыегы астыннан елмаеп. Күз өйрәндеме, кабинет яктырып, барыбызның да күңел күтәрелеп, эшлисе килеп китте. Кабул итәсе чиратның су буедай озын икәнлеген онытып, гинеколог иркенләп карады; озаклап, дөнья хәлләре турында әңгәмәләштек; анализ нәтиҗәләрен кайдан алырга кирәклеген аңлатып, урамга кадәр озатып куйды. Рәхмәт йөзеннән, ясалма тешләремне күрсәтеп, киң итеп елмайдым һәм ул тирәдән тизрәк китү чарасын күрдем. Уйларым белән ун җиде яшьлек чагыма кайттым. Урман куенына сыенып утырган Казаклар Кобау авылы. Өч корпуслы, класс саен брикет ягып җылытыла торган калай мичле, ап-акка бурланган сигезьеллык агач мәктәп. Унбишләп укытучы эшлибез. Бердән-бер югары белемле утыз яшьләр чамасындагы директор авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, химияне укыта; өч укытучы Бәләбәй педучилищесын беткән; икәү читтән торып югары уку йортында укый – болар урындагы кадрлар. Калганнарыбыз укырга керә алмаган, план төзүнең схемасын да белмәгән (укыту турында әйтәсе дә юк), ел саен алмашына торган “белгечләр”. Авыл халкы безгә зурлап һәм хөрмәтләп карый. Магазинга эпи машинасы килмәгәндә - йөгертеп икмәген кертә; буран-пычракларда автобус авылга керә алмый, ялларда өйгә кайта алмаганда - мунчасына чакыра. Яшьләр үз итә, эштән соң төнге уникегә кадәр кичке мәктәптә дәрестә утыралар. Бергәләп спектакльләр әзерләп, кышкы суыкларда трактор чанасына утырып, күрше районнарга күрсәтергә чыгып китәбез. Класста егерме бишләп бала, минем яшьтәге икешәр ел күчми калучылар да бар. Алар белән, кем узардан узышып, чүплектән тимер-томыр,кәгазь; урманнан имән чикләвеге җыябыз; каникулларда походларга йөрибез. Усал булмый кара. Ут һаман булмады, башкача оныкамны кояшта пешерергә түземлегем җитмәде. Кайтышлый, әхирәтемә кердек. Ул иртүк барып, барлык врачларга да кергән. Ниләр күргәнемне, түкми-чәчми, энәсеннән алып, җебенең төененә кадәр, сөйли-сөйли, иркенләп, яңа аертылган бал белән, тирләп-пешеп, чәй эчтек. Әхирәтем гинекологны белә икән. Шаян сүзле докторның авыруларына карата бик тә игътибарлы, кешелекле булуы, кызына авыр операция ясавы турында әйтте. Бераз ир-ат булган хатын- кыз врачларның гайбәтен сатып утырдык. Ләззәт таба торган урында проблема эзләү ир-ат эше түгел дигән фикергә килдек. Сәгать дүрт тулганда, чәйне эчеп бетүгә, ниһаять ут кабынды. Оныкамны әхирәтемә калдырып, флюорографияне үтәргә исәбем. Тиз генә өйгә сугылып, килгән кунакларга фельдшерлар әзерләгән чәй янына күчтәнәчкә кура җиләк кайнатмасы, иртән пешергән эремчек пирогы, каймак алдым. Татар акылы төштән соң, иртүк алып барсаң, ярамас идеме. Мин барганда, медпункт бикләнгән иде. Бераз таптанып торганнан соң, әхирәтемә оныкамны алырга киттем. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк август, 2018нче ел © "Минем тормышым - үзе иҗат!"

