Башкортстан республикасы Белебей шәһәрендә яшәүче, "Белебеевские известия" газетасы ред...
Башкортстан республикасы Белебей шәһәрендә яшәүче, "Белебеевские известия" газетасы редакциясендә эшләүче Зәйфә Салихова Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя апага багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез. Исем аклыгы. Зәйфә Салихова. Бәләбәй. Башкортостан. Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымга “Исемең матур, кемнәр куйган?” әдәби-музыкаль кичәсенә махсус язылды. Үлемгә дучар тумыш һәр инсан. Ләкин атың калыр,чын кеше булсаң… Йосыф Баласагуни. “Котадгу белиг” *** Бер әнине беләм. Ул кызына Изге исем кушты – Нурсөя. Чибәрләрдән чибәр җиткән кызы, Исеме кебек – кояш, нур сибә. Нурсөя дип исем кушу өчен Кыз тууын ул бик теләде. Ходай кодрәтенә тиң нәрсә бар?! – Кабул булды аның теләге. Укытырга китә кызы ашыгып, Балаларны үлеп ярата; Дәрес аңлатканда иң тиктормас Малайны да үзенә карата. Гөлләр үстерә ул, чигү чигә, Читтән торып укый вузда да; Егет-җилән һуштан язып кала, Яннарыннан шул кыз узганда. Җисме исеменә туры килә – Сабыр, тыйнак, зирәк Нурсөя. Аның кебекләрне авыл сөя. Аның кебекләрне ил сөя… *** … Казаннарда яши нурлы йөзле Илаһи бер татар хатыны; Бар булмышы белән фәрештә ул, Бар булмышы – батыр затыннан. Ирен карады ул 44 ел! Яшьли һәлакәткә тарыган; Ни хәлдә дә йөзен чөермәде Хәләл җефетеннән, ярыннан. Көче җитмәсә дә күтәрде дә Алып чыкты һава суларга; Руль артына утырып, авылына, Алып барды ялан, суларга. Шагыйрь ирен сабый бала кебек Юындырды, чәчен тарады. Шагыйрь йөрәгендә үлмәс җырлар Аның өчен, аңа яралды. Таң сарысы белән пешеренде – Бит кунаклар тагын килерләр; Урын өсләрендә яткан ирен, Үзен сорауларга күмерләр… Ә төннәрен, фәкать икәү калгач, Язучының булды куллары: Машинкада басты 53 китап(!) Булып дөнья күргән юлларны. Халык шагыйренә яшәр өчен, Язар өчен рухи көч бирде; Кеше сүзе җанын кыйган чакта Яшь аралаш көлде, көлдерде. Үз хәлләрен белде үзе генә, Үзе хатын, үзе ир иде. Сабырлыгы белән үз алдында Мәхәббәтнең башын идерде. Бар гомерем иргә арнадым дип, Тыйнак булды, оран салмады. Әмма аны татар дөньясында Белмәгән, юк, беркем калмады. Шәһәр-авылларда яшь әниләр, Кызым шундый була күрсен дип, Аның исемен кушты һәм кушалар, Ире таянычы булсын дип. Сүз башында телгә алган ана – Бер мисалы шушы гамәлнең. Ис(е)ме аклыгына тап төшерми Яши кызы – якты галәме! Әйтер вакыт җитте, хәер, сез дә Яхшы беләсез ул шәхесне; Аның белән чорыбыз мәхәббәтле, Аның белән заман бәхетле. Нурсөя ул, нурлы Нурсөя апа – Фәнис Яруллиның хатыны. Бар булмышы белән изге бер җан, Бар булмышы – батыр затыннан. …Кошлар дөнясында бер-берсенә Тугры була гүзәл аккошлар. Кешеләрдә Нурсөя апа булды Фәнисенә – тугры аккоштай. Баулы мәйданында тора һәйкәл Шагыйрь белән мәшһүр хатынга. Зур хәрефтән Гаилә гаярьлеген Сатып алып булмый алтынга. Кадерле ул таудай алтыннан. Исемнәрен вакыт җуймаячак Фәүзия бар, Хәния татарда! Сөембикә, Сәйдә, Нурсөяләр Тусын әле яңа таңнарда. Исемнәрен вакыт җуймаячак Тукай, Мусалар бар татарда. Минтимер һәм Туфан, Сәет, Илһам Тусын әле яңа таңнарда. Тусын әле яңа таңнарда! ***** Источник: ©Дом-музей поэта Фаниса Яруллина