«Чатыр тауда җыен» — Азнакай районында, республиканың иң биек нокталарының берсе булган... — 16 июля 2026 г. в 13:25:15.157
«Чатыр тауда җыен» — Азнакай районында, республиканың иң биек нокталарының берсе булган Чатыр тау итәгендә үтә торган масштаблы төбәкара төрки халыклары иҗаты фестивале. Бәйрәм бай тарихи-мәдәни мирасны күрсәтә, җыр-биюләр, милли ашлар һәм һөнәрчелек ярминкәләрен үз эченә ала. 16 ел рәттән оештырылучы фестиваль быел да оешкан төстә шаулап-гөрләп узып китте. Азнакай китапханәләр берлеге дә әлеге чарада актив катнашты. «Әдәби аланда» танылган якташларыбызның эшчәнлеген һәм иҗатын чагылдырган баннерлар һәм бай тарихлы китап күргәзмәләре оештырылды. Районыбыз китапханәчеләре милләтебезнең йөзен чагылдырган күргәзмәләр белән катнашты. Шулай ук китапханәче кызларыбыз җырлы-биюле тамашада үз осталыкларын күрсәттеләр. «Сабыйлар аланында» бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, Әлкәй авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Әллүки» һәм район балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Елмаю» курчак театрлары балалар өчен Тукай әкиятләренә нигезләнгән кызыклы спектакльләр тәкъдим иттеләр. Үткәннәрне барлап, киләчәккә әйдәп торучы бәйрәм хәтирәләре күңелләрдә җылы хисләр белән озак сакланыр.

