«Пушкин һәм Тукай – ике якты йолдыз» — 3 июня 2026 г. в 12:21:40.820
«Пушкин һәм Тукай – ике якты йолдыз» 3 июнь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсенә күзәтү оештырды. Китапханәчеләр бөек рус һәм татар шагыйрьләренең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Шулай ук «Тукай әсәрләрен укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында Г. Тукайның «Пушкинга» шигырен укыдылар. Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Александр бакчасы» шәһәр паркында Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен оештырылды.

