Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы - 2026» республика бәйгесенең финалы узды 🤩 — 25 июня 2026 г. в 07:29:27.624
Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы - 2026» республика бәйгесенең финалы узды 🤩 Дәрәҗәле бәйгедә «Болгар Радиосы» алып баручысы Гөлназ РӘШИТОВА үзенең туган Әгерҗе районы данын яклады. Гөлназ «Иң җитез кыз» номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата бүләккә ия булды ❤️ Финалда бөтен республикадан сайлап алынган 11 кыз сыналды. Алар төп темалар булган тел, тарих, традицияләр, әдәбият, дин, гаилә һәм туган якка багышланган биремнәрне үтәделәр, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Гөлназны әлеге зур җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! 🥳

