💚 Бүген «Иртәнге чәй»ләрне отпускка озаттык.
💚 Бүген «Иртәнге чәй»ләрне отпускка озаттык. Бу эфир күпләр өчен аеруча дулкынландыргыч булды. Киләсе сезонда «Иртәнге чәй» сезне инде яңа состав белән каршы алачак. Ә бүген безнең Илнарыбыз тыңлаучыларыбыз белән саубуллашты... 😔 Һәр иртәне елмаеп башларга ярдәм иткән, күңелләргә җылылык өләшкән, ихласлыгы һәм күтәренке кәефе белән күпләрнең күңелендә урын тапкан алып баручыбызга зур рәхмәт әйтәбез 🫶🏻 Ильнар, сиңа алдагы юлларыңда яңадан-яңа уңышлар, матур проектлар һәм бәхет телибез! Кая гына булсаң да, тамашачы һәм тыңлаучы мәхәббәте һәрчак синең белән булсын ❤️