🍯 Җәйнең иң тәмле мизгелләре...
🍯 Җәйнең иң тәмле мизгелләре... Хезмәттәшебез Эльвира Вильдан отпуск вакытын табигать кочагында үткәрә. Бу юлы ул 87 яшьлек тәҗрибәле умартачының бал аертуын күзәткән һәм кызыклы бер мәгълүмат ишеткән. «Иртән аертылган бал кич белән аертылганга караганда куерак була икән...» Бу сүзләрдә хаклык бармы икән? Умартачылар, фикерләрегезне көтәбез! Эльвира быел инде 5 төрле бал татып караган. Ә иң ошаганы — тамакны бераз кырып кала торган әчкелтем бал. 🍯 Ә сезгә кайсы төр бал күбрәк ошый? Комментарийларда языгыз! 👇 https://vk.ru/wall-63172339_261632
Канал в каталоге Максиметера
3 200 подписчиков · Открытки и поздравления