Артур Фәләховны котлыйбыз🎉
Артур Фәләховны котлыйбыз🎉 «Болгар радиосы»ның Яңалыклар хезмәте мөхәррире Артур Фәләхов «СМИротворец 2026» бөтенроссия бәйгесендә «Россия халыклары бердәмлеге» номинациясендә 2️⃣ урынга лаек булды🔥 Быел конкурска Россиянең барлык федераль округларыннан 1329 массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм блоглардан эшләр килде. Оештыручылар 14 меңнән артык материал караган. Шорт-листларга 135 катнашучы керде, шулардан жюри 35 җиңүчене сайлап алды. Алар арасында Артурыбыз да бар🔥 Сүз уңаеннан, бу бәйгедә ул Татарстаннан бердәнбер җиңүче👏🏻 «Каравай» тапшыруы алып баручысы Артур Фәләховны котлыйбыз✨ Иҗат чишмәң саекмасын, уңышлар телибез һәм горурланабыз😍