Бүген мәктәбебезнең беренче сыйныфында "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дип исемләнгән бәйрәм үтте.
Бүген мәктәбебезнең беренче сыйныфында "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дип исемләнгән бәйрәм үтте. Укучылар үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Белем дөньясының беренче баскычын атладылар. Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Нурфия Гумәр кызы Нәфигыйна җитәкчелегендә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән. Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Бәйрәмдә дә сынатмады алар. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделэр. Бәйрәмгә килгән әниләр укытучы апаларына олы рәхмәтләрен житкерделәр, укучыларны төрле бүләкләр белән сөендерделәр. Әлифба бәйрәме күңелләрдә матур хатирәләр калдырды. Алда зур дөнья - белем дөньясы! Хәерле юллар Сезгә, укучылар!
Канал в каталоге Максиметера
42 подписчиков · Школы и вузы