Гимназиябезнең батыр егетләре🤼 — 8 июня 2026 г. в 16:32:48.185
Гимназиябезнең батыр егетләре🤼 🤼Татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй үз батырларын билгеләде. Әлеге борынгы бәйрәмебезнең гореф-гадәтләре буенча милли көрәш монда мөһим урын алып тора. 🤼Батыр егетләребез шунда көч сынаша. Алар арасында безнең укучыларыбыз ел саен активлык күрсәтеп, югары дәрәҗәдә бәяләнеп килә. Үз категорияләрендә призлы урыннарга ия булалар. Без алар белән горурланабыз! Сыналырга, ләкин сынатмаска девизы юлдаш булсын сезгә, батыр егетләребез! 🤼Мифтахутдинов Халид, 4а сыйныф укучысы; 🤼Идрисов Реналь, 9б сыйныф укучысы; 🤼Нигметзянов Булат, 11нче сыйныф укучысы.

