Перейти к содержимому
Максиметер

☎Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең махсус кайнар линия...

☎Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең махсус кайнар линиясе эшли башлады. «Вәкаләтле вәкил белән җәй» социаль проекты кысаларында старт алган әлеге чара төбәктә балалар ялы сыйфатын контрольдә тоту һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә юнәлтелгән. «Беренче ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ата-аналар һәм балалар элемтә каналларыннан актив файдалана. Без оператив ярдәмгә реаль ихтыяҗны күрәбез һәм нәтиҗәгә эшләргә әзер», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова. Бүген балаларны яклау һәм балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линиянең икенче дулкыны эшли башлады. Ул 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу өлкәгә кагылышлы сорауларны 8(843) 236-61-64 номерына шалтыратып, шулай ук МАКС мессенджерына (8-987-405-96-13) юлларга мөмкин.

334 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

421 подписчиков · Образование

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.