29.06.2026 нчы ел✨ — 30 июня 2026 г. в 05:29:00.088
29.06.2026 нчы ел✨ Чыгарылыш-2026🎓 ✨Бу көн, истәлекле дата булып, гимназия тарихына кереп калачак. Бүген гимназиянең 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 35 укучысына төп гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды🤝 ✨Тантаналы чарада катнашкан гимназия администрациясе, укытучылар, әти - әниләр балаларга матур теләкләрен юлладылар, үгет- нәсыйхәт белән мөрәҗәгать иттеләр. Укучылар исә үз чиратында шигырь, җыр аша 9 ел буе белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 👨🎓👩🎓Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне бүгенге тантаналы көн - өлгергәнлек аттестаты алуыгыз белән котлыйбыз! Кемдер укуын техникум, колледжларда дәвам итәргә тели, кемдер урта белем алу турында хыяллана. 👩🏫👨🏫Укучылар, кайда гына булсагыз да, кешелек сыйфатларыгызны югалтмагыз! Хыялларны канат итеп, илебез киңлекләрендә курыкмыйча йөзә алырлык, нык адымнар белән атларлык егет һәм кызлар булыгыз! Сезгә зур уңышлар телибез!

