Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 14 сентября 2026 г.
Гимназия укучылары дәресләрдән соң👧👦
Гимназия укучылары дәресләрдән соң👧👦 📚Бүгенге сәяхәтебез гимназиянең яңартылган уку залына булыр. Монда безне китапханәче Зөлфия Зөфәр кызы чакырды. 👧👦6а сыйныфы укучыларына шундый җылы әңгәмә оештырды ул. Китапханә эшчәнлеге белән таныштыру беррәттән бик саллы һәм хәзерге көн кадагында булган актуаль мәсьәләләрне күрү белән дәвам итте. Ул да булса тәрбия, тәртип. Каюм Насыйриның" Китап вә тәрбия" нәсыйхәте- өстәл китабы. 📚"Мәшһүр тел галиме, мәгърифәтчебез, энциклопедист Каюм Насыйриның әлеге китабы бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Андагы киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әхлак дәресләре ата-анага, укытучыга гына түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр дип уйлыйм. Әлеге китапны барлык әти-әниләргә, укытучыларга өстәл китабы буларак тәкъдим итәм", дип төгәлләде китапханәчебез Зөлфия Зөфәр кызы. Сыйныф җитәкчесе: Гүзәл Рафаил кызы