Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 10 сентября 2026 г.
Озак еллардан бирле гимназиядә хезмәт иткән коллегабыз Юнысова Мәсгудә Мәсхүт кызын дәр...
Озак еллардан бирле гимназиядә хезмәт иткән коллегабыз Юнысова Мәсгудә Мәсхүт кызын дәрәҗәле исемлеккә керүе белән котлыйбыз🌺 Мәсгудә Мәсхүт кызының лаеклы алмашчылары да күп. Алар остазларының эшен дәвам итеп, республикабызның төрле мәктәпләрендә хезмәт куялар. Тирән белемле, итәгатьле, ярдәмчел хезмәттәшебез, сез моңа бик лаек🌺 алда да уңышларга ирешеп эшләргә насыйп булсын🙏 Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелү - зур горурлык. Хезмәтемне бәяләүләре өчен гимназиябезнең элеккеге директоры Линар Бәдретдиновичка, район мәгариф идарәсенә зур рәхмәтемне җиткерәм. Мин аны гади хезмәт кешесе эшенә хөрмәт, ихтирам дип кабул иттем. Үземнең яратып эшләгән хезмәттәшләремнең дә киләчәктә Мактау тактасына исемнәре кертелүгә нык ышанам, ди коллегабыз Мәсхүдә Мәсхүт кызы