Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 8 сентября 2026 г.
Россия – күпмилләтле дәүләт. 8 нче сентябрь - Россиядә яшәүче халыкларның телләре көне ...
Россия – күпмилләтле дәүләт. 8 нче сентябрь - Россиядә яшәүче халыкларның телләре көне дип игълан ителде. Шул уңайдан М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә төрле чаралар узды. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр Дагыстанның һәм күпмилләтле совет әдәбиятының символына әверелгән күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тексты буенча татар һәм рус телләрендә диктант яздылар. Шулай ук “Әкияттә - кунакта”, “Гаромоталы булу - модада”, “Грамоталыгыңны тикшер”, “Бердәмлектә - көч” акцияләре узды; туган телдә әдәби әсәрләр уку оештырылды. Бүгенге чара укучыларга күпмилләтле илнең бердәмлеге һәм һәр телнең илебез мәдәнияте нигезен тәшкил итүен тагын бер кат раслады. #деньязыковнародовРоссии