Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 12 октября 2026 г.
Игътибар! «Сәләт-Буа» клубы
Игътибар! «Сәләт-Буа» клубы яңа белем алыр өчен XXIV көзге уку-укыту семинарына юл тотты🌟 12 октябрьдән алып 18 октябрьгә кадәр балалар өчен «Йолдызлы» исемендәге сәламәтләндерә торган лагерьда безнең команда гыйлем алачак hэм төрле ярышларда, чараларда катнашачак! 🚀 Безне нәрсә көтә? Ооо, планнар искиткеч! 👇 Без текә контент әзерләдек: Клубыбызны бөтен матурлыгы белән тәкъдим итәбез һәм онытылмаслык мастер-класс үткәрәбез! Эссе булачак! 🔥🎤 Иң мөһиме: Алда аралашу диңгезе, яңа танышулар һәм файдалы элемтәләр көтэ! Без тагын да дус һәм көчлерәк булачакбыз! 💪❤️ Бу көчле хисләр, драйв һәм Сәләт атмосферасына тулысынча чуму атнасы булачак! 🌟 Тизрәк безнең отчетны күрергә теләсәгез, реакцияләр куегыз! 👇 #СәләтБуа #Йолдызлы #Семинар #Команда #ЯңалыкларБуа #ГимназияВахитова #ОбразованиеБуинск