Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназия
Образование · 20 октября 2026 г.
Гимназиядә җырлы-биюле "Сөмбелә" бәйрәме🍂
Гимназиядә җырлы-биюле "Сөмбелә" бәйрәме🍂 Бүген бездә көзгә багышланган музыкаль чара- башлангыч сыйныфлары өчен "Сөмбелә" бәйрәме узды🍁 Укучылар шундый иҗади якын килгәннәр, һәрберсе аерым чыгыш ясадылар. Монда бию, монда җыр🎼🎤💃 Алып баручылар тарафыннан әзерләнгән биремнәрне матур башкардылар. Гимназиянең беренче катында оештырылган күргәзмә дә югары бәяләнде. Эш тәкъдим иткән һәр бала грамота белән билгеләнде. Кичә ахырында укучылар укытучылары белән бергәләп биеделәр. 🏤 Уку йортыбыз директоры Айрат Җәүдәт улы үз чиратында матур теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады. Уку чиреген уңышлы тәмамлап, көзге каникулларда барлык кагыйдәләрне истә тотып, ял итәргә һәм көч җыеп, яңа чиректә сәламәт килеш күрешүне искәртеп үтте🤝 #гимназияВахитова #Праздникосени #ОбразованиеБуинск #Навигаторыдетства