Каникул чорында укучыларның ялын оештыру— мәктәпнең мөһим бурычларыннан берсе👦👧
Каникул чорында укучыларның ялын оештыру— мәктәпнең мөһим бурычларыннан берсе👦👧 🏊♀️Бассейнга экскурсия яки сәламәтләндерү сәфәре — балалар өчен файдалы һәм кызыклы чара, ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физик үсешләренә уңай йогынты ясарга, балаларның каникулын мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырырга, спортка мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә. 🏊♂️5 нче Б сыйныфы укучылары 2 нче ноябрь көнне "Дельфин" йөзү бассейнына бардылар. Сәфәрнең максаты: - Укучыларны йөзү белән таныштыру, спортка кызыксыну уяту. - Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү. - Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, ялын файдалы итеп оештыру. - Коллективта дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Укучылар инструктор җитәкчелегендә суда күнегүләр ясады, йөзү элементларын өйрәнде. Ярыш-уеннар да үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе: Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы